Территориаль челтәр оешмалары билгеләнгән вакытка энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге программага карата билгеләнгән таләпләрнең фактик үтәлеше турында хисап тапшырмаган өчен административ җаваплылыкка тартылдылар

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясен тапшыру буенча эшчәнлек башкаручы 9 территориаль челтәр оешмасына (“Савиново” ҖЧҖ, “ИСК “Тандем” АҖ, “ЕЛАЗ” ҖО ААҖ, “Савиново-Челны” ҖЧҖ, “Чаллысуканалы” ҖЧҖ, “Татнефтепром-Зюзеевнефть” ААҖ, “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ, “Электр-челтәр компаниясе” ЯАҖ, “Казан энергетика компаниясе” ҖЧҖ) карата кузгатылган административ хокук бозу эшләре карап тикшерелде.

Аталган оешмалар Дәүләт комитетына билгеләнгән вакытта энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге программага карата билгеләнгән таләпләрнең фактик үтәлеше турында хисап тапшырмау өлешендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге законнарны бозучылар дип танылдылар һәм РФ КоАП 19.7.1 статьясының 1 өлеше буенча, һәр оешманың юридик затына һәм вазифаи затына 53 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар.

Дәүләт комитеты шунысына игътибар юнәлтә: “Энергияне саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” 23.11.2009 №261-ФЗ Федераль законның 25 статьясы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.05.2010 № 340 карары белән расланган Җайга салынулы эшчәнлек башкаручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программаларына карата таләпләр билгеләү кагыйдәләренең 14 пунктындагы нигезләмәләрне исәпкә алып, территориаль челтәр оешмалары, Дәүләт комитетының 28.03.2014 № 98 боерыгы белән расланган таләпләре исәпкә алып, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге программаны расларга һәм тормышка ашырырга, шулай ук агымдагы елның 1 февраленә кадәрге чорда узган елда аның тормышка ашырылуы хакында Дәүләт комитетының 28.01.2015 № 24 боерыгы белән расланган үрнәктә хисап тапшырырга тиешләр.

Әгәр дә белешмәләрне тапшыру вазифасы норматив-хокукый актларда тарифларны билгеләү, үзгәртү, кертү яки гамәлдән чыгару өчен, шулай ук тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә вәкаләт бирелгән орган тарафыннан контрольлек (күзәтчелек), мәгълүмат туплау буенча вәкаләтләрне башкару өчен каралган булса, аталган органга белешмәләрне тапшырмау, шулай ук аларны вәкаләтле орган тарафыннан күрсәтелгән вакытта тапшырмау – вазифаи затларга өч мең сумнан биш мең сумга кадәр; юридик затларга илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International