ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының финанс-бюджет сәясәте өлкәсендә квалификацияне үстерү курсларын үтте

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

20 июньдә Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә финанс-бюджет сәясәтенең актуаль мәсьәләләре” дигән квалификацияне үстерү программасы ачылды, анда, башкалар белән беррәттән, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә тыңлаучылар буларак катнашты.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты карамагында Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм ВШГМУ директоры Игорь Привалов катнашты.

Экспертлар тарафыннан эшләнгән программа Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының бюджет законнарын үстерүдәге төп юнәлешләрне үз эченә ала. Өйрәтүләр барышында анда катнашучылар салым һәм салымнан булмаган керемнәрне фаразлау күнекмәләрен алды, төбәктәге һәм җирле бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү методикаларын карап тикшерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International