Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Гренада паркындагы йөзү бассейны”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
2. “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Гренада паркындагы йөзү бассейны”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
3. “Урман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., Тынычлык проспекты, 16Б й. адресы буенча физик культура һәм спорт административ-офис биналары”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
4. “Урман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., Тынычлык проспекты, 16Б й. адресы буенча физик культура һәм спорт административ-офис биналары”н “ЧАЛЛЫСУКАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.