“Транспорт картасы” ААҖ “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсында катнаша. Система шәһәрдәге пассажирлык транспортында хезмәтләр өчен электрон транспорт картасыннан файдаланып, акчасыз түләү өчен юнәлдерелгән. Җиңү өчен мөмкинлекләр зур – Казанда пассажирларның 76 проценты юл бәясен акчасыз система буенча электрон юл билетлары (яки транспорт картасы) белән түли. Татарстан башкаласында транспорт карталарына акча салу пунктларының саны проектны сафка бастырганнан башлап 5 мәртәбә артты һәм бүген аларның күләме 700 артык.
Казанда физик затлар өчен 18 тариф планы гамәлдә, аларның 3се: “электрон янчык”, “50 мәртәбә бару өчен” – автобус, “барлык автобус маршрутлары” пассажирлар арасында аеруча популяр. Иң күп барулар (ЭЮБ файдаланучылар саныннан 76,6%ы) “электрон янчык” тариф планы буенча башкарыла.
Электрон юл билетлары белән Татарстан Республикасының дүрт шәһәрендә (Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт) һәм шәһәр яны тимер юл транспортында юл өчен түләргә була.
Конкурсның төп максаты Россия икътисадындагы реаль секторның көндәшлеккә сәләтен үстерүне тизләтү өчен оешмаларга максималь күләмдә теләктәшлек күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук ул илдәге эчке базарны югары сыйфатлы һәм илдә җитештерелгән куркынычсыз товарлар белән тутыру һәм импортны алмаштыру планында да ярдәм күрсәтүне күздә тота. “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсына 2016 елның октябрендә йомгак ясалачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкармасының Транспорт комитеты.
http://www.kzn.ru/news/54444-transportnye-karty-kazani-mogut-popast-v-sotnyu-luchshih-tovarov-rossii