ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу буенча республика акциясенә кушылды

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу буенча республика акциясенә кушылды. Ведомство хезмәткәрләре Республиканың тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу буенча “Яңарыш” фондына үзләренең бер көнлек эш хакын күчерде.

Исегезгә төшерәбез, Халыклар берәмлеге көнендә – 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турындагы указны имзалады. Төп максаты – традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешенгәнлекне ныгыту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International