Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә 2016 елда тарифлар нибары бер тапкыр – 1 июльдән башлап артачак, 1 гыйнвардан бирле тарифлар 2015 елның икенче яртыеллыгындагы дәрәҗәдә калды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әмернамәсе нигезендә Татарстан Республикасы өчен гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләргә кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексы 2016 елның 1 июленнән башлап 4,5% дәрәҗәсендә кабул ителде.
Халык өчен газ бәясе 2016 елның 1 июленнән башлап 2,13 % арта һәм бер куб метры өчен 5,27 сум тәшкил итәчәк.
Электр энергиясенә халык өчен тариф 2016 елның икенче яртыеллыгыннан башлап 7,2% арта һәм бер кВт/сәг өчен 3,43 сум (НДС белән) тәшкил итәчәк.
Шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар электр плитәләре һәм (яки) электрдан җылытыла торган җайланмалар белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүчеләр өчен тарифлар максималь мөмкин булган түбәнәйткеч 0,7 коэффициенты белән билгеләнде.
Дәүләт комитеты тарафыннан катнаш һәм катнаш булмаган тәртиптә җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләнә.
Катнаш тәртиптә эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясе өчен ахыргы тарифлар 5 шәһәр: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссу буенча җылы белән тәэмин итү системалары буенча дифференциацияләп билгеләнде. Икенче яртыеллыктан башлап тарифларның максималь арту дәрәҗәсе 4% югары булмаячак.
Казанда:
- 2016 елның 1 июленнән башлап – 1564,25 сум/Гкал (НДС белән), 4% арта;
Чаллыда:
- 2016 елның 1 июленнән башлап – 1517,46 сум/Гкал (НДС белән), 2,5% арта;
Түбән Камада:
- 2016 елның 1 июленнән башлап – 1487,93 сум/Гкал (НДС белән), 3,5% арта;
Зәйдә:
- 2016 елның 1 июленнән башлап – 1611,31 сум/Гкал (НДС белән), 4% арта;
Урыссуда:
- 2016 елның 1 июленнән башлап – 1915,51 сум/Гкал (НДС белән), 3,8% арта.
Катнаш булмаган тәртиптә эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясенә карата тарифларга килгәндә, республика буенча халык өчен тарифлар 2016 елның икенче яртыеллыгыннан башлап 3,7% артачак.
Республика халкына су белән тәэмин итү һәм су бүлү хезмәтләре өчен ахыргы тарифларның арту дәрәҗәсе 3% югары булмаячак.
Татарстан Республикасы буенча халык өчен тарифлар түбәндәгечә булачак:
- су белән тәэмин итүгә:
- 2016 елның 1 июленнән башлап – 23,52 сум/куб.м.(НДС белән), 3% арта;
- су бүлүгә:
- 2016 елның 1 июленнән башлап – 17,34 сум/куб.м.(НДС белән), 3% арта.
Бөтен төр ресурслар һәм барлык җайга салынулы оешмалар буенча тарифларның дәрәҗәләре турында төгәл мәгълүмат ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында: kt.tatarstan.ru, “Тарифлар” бүлегендә урнаштырылды. Шулай ук сайтта Коммуналь түләүләрне санагыч та урнаштырылды.