Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Казаньоргсинтез” акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләре хуҗалыгы объектларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
2. “Тандер” акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Зәй ГРЭС электр энергиясен җитештерү буенча объектын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
4. “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
5. “Казан” халыкара аэропорты” ачык акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына “Татарстан почтасы” ФПХИ объекты – “Россия почтасы” ФПХИ филиалы – “Россия почтасы” ФПХИ Казан Логистик Почта Үзәге”н шәхси тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
6. “ТАИФ-НК” ачык акционерлык җәмгыяте объекты – “Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы”н “Су чистарту станциясе - Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
7. “Чистай – Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
8. “Чистай – Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
9. "Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе объекты – “Мәүлетов ур., 5 й. буенча халыкара белем бирү үзәге”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
10.“Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе объекты – “Мәүлетов ур., 5 й. буенча халыкара белем бирү үзәге”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
11. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә)тарифлар билгеләү хакында.
(Яшел Үзән м.р.: "Таткоммунпромкомплект" ҖЧҖ, "Казан (Идел буе) федераль университеты" ЮБ ФДАБУ).
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧ басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.