Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Казаньоргсинтез” акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләре хуҗалыгы объектларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

2. “Тандер” акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

3. “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы Зәй ГРЭС электр энергиясен җитештерү буенча объектын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

4. “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү буенча объектын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

5. “Казан” халыкара аэропорты” ачык акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына “Татарстан почтасы” ФПХИ объекты – “Россия почтасы” ФПХИ филиалы – “Россия почтасы” ФПХИ Казан Логистик Почта Үзәге”н шәхси тәртиптә тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

6. “ТАИФ-НК” ачык акционерлык җәмгыяте объекты – “Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы”н “Су чистарту станциясе - Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

7. “Чистай – Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

8. “Чистай – Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

9. “Чистай – Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

10.1. “Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе объекты – “Мәүлетов ур., 5 й. буенча халыкара белем бирү үзәге”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

10.2. “Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе объекты – “Мәүлетов ур., 5 й. буенча халыкара белем бирү үзәге”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International