ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Түбән Камада гомуми файдаланыла торган җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны ташуга карата тарифлар билгеләде

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) “Горэлектротранспорт” МУП ташучысыннан Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан җиткерелгән, Түбән Кама шәһәрендә гомуми файдаланыла торган җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуларга карата чик күләмдәге максималь тарифлар билгеләү хакындагы гаризаны карап тикшерде.

Законнарга туры китереп, түбәндәгечә тарифлар билгеләнде:

билетны транспорт чарасы салонында акчага сатып алганда – 20 сум;

юл бәясен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә, 1 мәртәбә бару өчен – 18 сум; 

юл бәясен 50 мәртәбә бару өчен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә – 15 сум.

 Тарифларны арттыру түбәндәгеләргә бәйләп аңлатыла:

хәрәкәт составын яңартуга бәйле рәвештә амортизация түләүләренең суммасы арту, энергияйөрткечләргә тарифлар арту; трамвай юлларына, элемтә челтәрләренә ныклы төзекләндерү таләп ителү.

Тарифларның уртача артымы 7,2% тәшкил итәчәк.

Күрсәтелгән тарифлар Түбән Кама шәһәрендә автомобиль транспортында пассажирларны һәм багажны ташуга карата билгеләнгән тарифларга туры килә.

Законнар нигезендә тарифлар ТР Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International