Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә даими ташу буенча муниципаль маршрутларда гомуми файдаланыла торган җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуларга карата чик күләмдәге максималь тарифлар билгеләү хакында.
2. Казан ш. территориясендә урнашкан причалга “Татфлот” суднолар йөртү компаниясе” акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында.
3. “Борынгы Болгар шәһәре” туристлык причалына “Татфлот” суднолар йөртү компаниясе” акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында.
4. Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләрен билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.