Дәүләт комитеты тарафыннан технологик тоташтыруга карата бәхәсләрне карап тикшерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертелде

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.11.2015 № 932 боерыгы белән расланган Дәүләт комитеты тарафыннан территориаль электр бүлү челтәрләренә технологик тоташтырганга мондый түләүнең зурлыгын билгеләү өчен билгеләнгән түләү куллануга һәм (яки) тариф ставкаларына (стандартлаштырылган тариф ставкаларына) карата  бәхәсләрне карап тикшерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына инвалидлар өчен дәүләт хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Бәйсез экспертиза үткәрү максатларында Боерык проекты Дәүләт комитеты сайтында, “Норматив документлар” – “Административ регламентлар һәм дәүләт хезмәтләре стандартлары” бүлегендә 10.07.2016 кадәр урнаштырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International