Энергетика министрлыгы 60 һәм 75 Вт лампаларын тыярга тәкъдим итә

2016 елның 10 июне, җомга

Энергетика министрлыгы хөкүмәткә энергияне саклау буенча чаралар планын җибәрде, анда, шул исәптән, 60 һәм 70 ваттлы лампочкаларны әйләнештән тыю карала. Министрлыктагылар, аларны светодиод лампаларына алмаштырырга вакыт, дип исәпли.

— Соңгы дүрт ел эчендә светодиод лампаларының яктылык бирү өлеше бер ярым мәртәбә артты, ә аларның бәясе өч мәртәбә кимеде, — дип сөйләде “Известия”гә энергетика министры урынбасары Антон Инюцын. — Илдәге җитештерү тармагы светодиод лампаларны яңа технологияләр буенча җитештерергә өйрәнде, алар барлык сыйфатлары буенча да яктырткыч лампаларны уздыра, ә тышкы яктан алардан берничек тә диярлек аерылмый. Яктырткыч лампалардан светодиод лампаларга күчүдән экономия 8-10 мәртәбә арта. 100 ваттлы лампаларны куллануны тыю әле 2009 елда ук, “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында” закон кабул ителгәндә каралган иде. Безнең уйлавыбызча, хәзерге вакытта кимрәк куәтле яктырту лампаларын әйләнештән чикләү мәсьәләсен карарга мөмкин.

Яктырту лампаларын әйләнештән алу тәкъдиме Энергетика министрлыгы тарафыннан энергияне саклау буенча хөкүмәткә җибәрелгән “юл картасы”ның бер өлешенә әйләнде. “Юл картасы” 2016 елның сентябреннән башлап 2017 елның октябренә кадәр тормышка ашырылырга тиешле 35 чара пунктыннан тора. Мисал өчен, светодиод продукциясенең (илдә җитештерелгәннең дә, чит илнекен дә) энергия ягыннан нәтиҗәле булуын раслау өчен махсус система эшләү, аерым оешмаларда, мисал өчен, мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә светодиод яктырту чыганакларын файдалануга карата чикләмәләрне бетерү тәкъдим ителә.

“Юл картасы” авторлары аларга карата энергия нәтиҗәлелеге буенча таләпләр куелган дәүләт сатып алуларын бердәм маркалау системасын эшләргә,  төзелеш стандартларына үзгәрешләр кертергә, биналарның, корылмаларның һәм төзелмәләрнең энергия нәтиҗәлелегенә карата таләпләрне модернизацияләргә тәкъдим итәләр.

Бюджет өлкәсендәге биналарга, бюджеттан финансланучы учреждениеләргә, дәүләт катнаша торган оешмаларга Энергетика министрлыгы энергетика нәтиҗәлелеге буенча югары таләпләр кулланырга тели, бу таләпләр төзегәндә, үзгәртеп корганда, ныклап төзекләндергәндә исәпкә алынырга тиеш. Моның өчен аерым закон проектын эшләү тәкъдим ителә.

“Юл картасы”н Энергетика министрлыгы, эксперт берләшмәсен, “Гомумроссия халык фронты” (ОНФ) вәкилләрен, “Бердәм Россия” эшмәкәрләр платформасы һәм бизнес-бергәлек вәкилләрен җәлеп итеп эшләгән. Карта узган елның ноябрендә Владимир Путинның ОНФ вәкилләре белән очрашуы нәтиҗәсе булды. Ул вакытта “Бердәм Россия” эшмәкәрлек платформасы әгъзасы Владимир Млынчик энергияне саклау сәясәте җитәрлек күләмдә үткәрелми, дигән иде. Очрашу нәтиҗәләре буенча хөкүмәткә “юл картасы”н эшләү йөкләмәсе бирелде, ул якын киләчәктә энергетика һәм энергияне саклау өлкәсендә үткәреләчәк сәясәт өчен юнәлеш булачак.

Млынчик сүзләренә караганда, “карта” хөкүмәт тарафыннан  2-3 ай дәвамында кабул ителергә мөмкин. Аның исәп-хисаплары буенча, “юл картасы”ның энергияне саклау буенча чараларын тормышка ашыру елына 10 млрд алып 25 млрд кадәр янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

— Әле 2009 елда ук “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында” 261 федераль закон кабул ителде, аның нигезендә без һәр тармакта экономиягә ирешергә тиеш, ләкин, кызганыч, закон эшли башламады, — дип сөйләде Владимир Млынчик. — Узган елда миңа президент белән очрашу вакытында бу мәсьәләне күтәрү насыйп булды, шуннан соң ул йөкләмә бирде һәм без, зур эксперт бергәлеге белән, “юл картасы”на бары тик иң әһәмиятле, безне, ниһаять, энергияне саклауга алып чыга алырдай адымнарны гына тупладык.

Lamptest лампаларына тест үткәрү буенча проект авторы Алексей Надежин фикеренчә, безнең илдә яктырту лампаларын тыярга әлегә иртәрәк — иң элек светодиод лампаларга карата критерийлар билгеләргә, сыйфатын тикшерү механизмын эшләргә, ГОСТ эшләп бетерергә һәм җитештерүче компанияләр белән җиткерүчеләр тарафыннан аның үтәлешен тикшерергә кирәк.

— Светодиод лампалар, чыннан да, бик күпкә яхшырды, азрак арзанрак, ләкин камиллектән бик ерак әле, — дип саный Алексей Надежин. — Әлегә безнең кибетләрдә сыйфатсыз лампалар күпләп сатыла, алар янга да калдырмый, шул ук вакытта, медиклар фикеренчә, сәламәтлек өчен дә зарарлы. Тартмасында бер төрле күрсәткечләр күрсәтелүгә карамастан, чынлыкта исә, эштә бөтенләй башкасы күзәтелә, ләкин гади кулланучы моны мөстәкыйль бәяли алмый. Гомумән, гади лампаларны тыярга кирәкми, ә Европадагыча эшләргә кирәк, анда, мисал өчен, 100 ваттлы лампа бик кыйммәт тора, аны сатып алу отышлы түгел. Тыйган очракта яктырткыч лампа җитештерүчеләрнең урау юллары калачак: 100 ваттлыны тыйгач, алар 95 ваттлыны җитештерә башлады, 150 ваттлы лампаларны универсаль көнкүреш җылыткычы итеп атадылар.

Известия” газетасы

http://izvestia.ru/news/617461

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International