Татарстан башкаласы бүген иң яшь хәрәкәт итү составына ия булган Россия шәһәрләренең берсе. Хәзерге вакытта транспорт предприятиеләре балансында 843 автобус бар, ләкин 310 автобус 8-10 ел (2006-2008 елларда чыгарылган) хезмәт итә һәм алдагы өч ел дәвамында алмаштырылырга тиеш.
Бүген шәһәрнең автобус маршрутларында уңайлы, түбән идәнле, бердәм кызыл төсле, Евро-3 һәм Евро-4 экология стандартыннан ким булмаган двигательле, мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен пандуслар һәм аппарельләр белән тәэмин ителгән автобуслар файдаланыла. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына Казанда барлыгы 300 артык автобусны яңарту, шул исәптән 2016 ел азагына кадәр 100 заманча уңайлы, сыйдырышлы (кимендә 100 кешелек) автобуслар сатып алу планлаштырыла.
Хәзерге вакытта тиешле автобус моделен сайлау эшләре төгәлләнеп килә. Предприятиеләрнең җитәкчеләре составка (спецификациягә) һәм лизинг шартларына карата төп таләпләрне билгеләделәр. Конкурс документларын әзерләү тәмамланды һәм якын киләчәктә тиешле сатып алулар сайтларында лизинг компаниясен сайлау турында мәгълүмат урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Башкарма комитетның транспорт комитеты.