“Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәя билгеләү турында” 30.05.2016 № 484 РФ Хөкүмәте Карары белән Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәя билгеләү нигезләре һәм Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу кагыйдәләре расланды
Каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эш итү өлкәсендә бәя билгеләү нигезләре ККК белән эш итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларның товарларына (эшләренә, хезмәтләренә) тарифларны җайга салуның системасын, принципларын һәм методларын һәм аларны куллану критерийларын билгели.
Нигезләр белән шулай ук кирәкле тулай табышны билгеләү механизмы беркетелә; тарифларны җайга салу методлары (икътисади яктан нигезле чыгымнар (сарыфлар) методы, индексацияләү методы, инвестицияләнгән капиталның табыш алу методы) билгеләнә; ККК белән эш итү буенча төбәк операторының хезмәтенә карата бердәм тарифны хисаплау үзенчәлекләре билгеләнә.
ККК белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу кагыйдәләрендә, Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәя билгеләү нигезләрендә каралганча, ККК белән эш итү өлкәсендә чик күләмдәге тарифларны билгеләү тәртибе билгеләнә. Тарифлар РФ субъектларының тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендәге башкарма хакимият органнары яки (тиешле вәкаләтләр тапшырылган очракта) җирле үзидарә органы тарафыннан чираттагы җайга салу чоры башланганчыга кадәр, ләкин чираттагы җайга салу чорыннан соң килүче елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча билгеләнә.
Моннан тыш, 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап “Коммуналь комплекс оешмаларының эшчәнлеге өлкәсендә бәя билгеләү нигезләре һәм тарифларны, өстәмә бәяләрне һәм чик күләмдәге индексларны җайга салу тәртибе турында” 14.07.2008 № 520 РФ Хөкүмәте Карары, аңа кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән, гамәлдән чыккан дип санала.