Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә даими ташу буенча муниципаль маршрутларда гомуми файдаланыла торган җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуларга карата чик күләмдәге максималь тарифлар килештерү хакында.

2. Казан ш. территориясендә урнашкан причалга “Татфлот” суднолар йөртү компаниясе” акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик күләмдәге максималь тарифларны килештерү хакында.

3. “Борынгы Болгар шәһәре” туристлык причалына “Татфлот” суднолар йөртү компаниясе” акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик күләмдәге максималь тарифларны килештерү хакында.

4. Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләрен килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International