Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Бөгелмә шәһәрендә даими ташу буенча муниципаль маршрутларда пассажирларны һәм багажны даими ташуга карата чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү мәсьәләсендә ташучы ШЭ С.М. Минаевтан Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты мөрәҗәгать иткән гаризаны карап тикшерде.
Законнар нигезендә түбәндәге тарифлар билгеләнде:
билетны транспорт чарасы салонында акчага сатып алганда – 18 сум;
50 мәртәбә бару өчен озак файдаланыла торган билетлар ярдәмендә түләгәндә – 13 сум.
Тарифларның үсеше түбәндәге сәбәпләргә бәйле:
газ-мотор ягулыгындагы Bravis маркалы автобусларны лизингка сатып алу;
гомуми характердагы инфляция процесслары, шул исәптән: ягулык-майлау материалларына, шиннарга һәм запас өлешләргә бәяләр арту;
тариф 2013 елның маеннан бирле үзгәрмәде.
Тарифларның уртача үсеше 11,8% тәшкил итәчәк.
Законнар нигезендә тарифлар ТР Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керәләр.