Казанда энергияне саклый торган лампаларны һәм батарейкаларны җыю буенча “Керпекәйне коткарыйк!” (“Спасем ежика!”) акциясе узачак

2016 елның 3 июне, җомга

5 июнь көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстанның табигый тарих музеенда Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне биредә энергияне саклый торган лампаларны һәм батарейкаларны җыю буенча “Керпекәйне коткарыйк!” (“Спасем ежика!”) акциясе узачак. Музейга килгән һәркем “Керпекәйне коткарыйк!” акциясенә кушылып, табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә ала, ә 1 кг артык батарейка алып килүчеләр музейдан истәлекле бүләк алачак.

Акциягә юктан гына мондый исем бирелмәгән – билгеле булганча, бер батарейка бер керпе өчен яшәргә мөмкин булган территорияне авыр металлар белән пычрата. Туфракка эләгеп, мондый батарейкалар авыр металлар бүлеп чыгаралар, шул рәвешле туфракны хайваннар өчен яшәмәслек итәләр. Нәкъ менә шуңа күрә аларны махсус утильләштерергә кирәк, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/54143-v-kazani-projdet-aktsiya-po-sboru-energosberegayuschih-lamp-i-batareek-%C2%ABspasem-ezhika%C2%BB

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International