Казаннан Волгоградка, Симферопольга, Краснодарга һәм Минеральные Водыга яңа авиарейслар ачылды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүгеннән башлап” Пионер – төбәк авиалинияләре” авиакомпаниясе (элеккеге “Аэросервис” АК) Казаннан Волгоградка, Симферопольга, Краснодарга һәм Минеральные Водыга яңа дүрт авиарейсын башлап җибәрә, дип хәбәр итәавиакомпания.

Кичә яңа маршрут челтәрен формалаштыру кысаларында Ижевск-Казан маршруты буенча беренче рейс башкарылды, аның максаты Казаннан төбәк авиарейсларын үстерүдән гыйбарәт иде.

Казаннан очышлар кыска маршрутларда башкарыла, шуңа күрә авиабилетларның бәяләре, мисал өчен, Симферопольга кадәр промо-тарифлар бер тарафка 4180 сум, ә Минеральные Водыга һәм Краснодарга 5419 сум тәшкил итә. Ижевскига авиабилетларны нибары 1490 сумнан сатып алырга мөмкин, ә Волгоградка турыдан-туры бер тарафка 3790 сумнан очарга була.

Ял урыннарына 3-4 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин. Симферопольга, Минеральные Водыга һәм Краснодарга кадәрге рейслар, иң киме 1,5 сәгать тирәсе тукталыш ясап, Волгоградта төбәк хабы аша транзит белән гамәлгә ашырылачак. Шул ук вакытта пассажирлар Казан аэропортында тукталыш пунктына кадәр теркәлә һәм багажын тапшыра ала, ә Волгоград аэропортында, килеп җиткәч, алга таба очышны дәвам иттерү өчен шунда ук йогышсызландырылган зонага үтә ала.

“Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International