2030 елга кадәр Казанны социаль-икътисади үстерү стратегиясен эшләү кысаларында чираттагы эксперт мәйданында катнашучылар шәһәрнең ТКХ идарәсен камилләштерү методлары турында сөйләштеләр. Башкала Ратушасында узган чарада шәһәр Башкармасындагы профильле бүлекчәләрнең, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, идарәче компанияләрнең, торак милекчеләре ширкәтләренең вәкилләре, Казан шәһәре Думасы депутатлары катнашты.
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, соңгы 5 елда гражданнардан идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә карата килүче шикаятьләр саны 5 мәртәбә диярлек арткан. Белгеч билгеләп узганча, һәр күпфатирлы йортта махсус орган – халык советын төзергә кирәк. И. Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Казанла мондый советлар йортларның нибары яртысында гына бар.
“Советларны төзү һәм аларга чын-чынлап, идарәче компания тарафыннан башкарылган эшләр актын имзалауга кадәр, законда язылган вәкаләтләрне бүлеп бирү тармакны үстерүдә алга таба тагын бер зур адым булачак һәм халыктан килгән шикаятьләрнең санын киметәчәк”, – дип ассызыклады И. Шәйдуллин.
Экспертлар фикеренчә, шәһәрдәге торак фонды белән идарә итү өлкәсендә көндәшлек әһәмиятле роль уйный. Фикер алышу барышында билгеләп үтелгәнчә, көндәшлекне алга таба үстерү күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга булышачак, чөнки халык идарәче компанияне зур исемлектән сайлап ала алачак.
Экспертлар шулай ук тармактагы берничә проблемага да тукталып үттеләр, алар арасында коммуналь челтәрләрнең тузган булуын билгеләп үтәргә кирәк. Моннан тыш, фикер алышуда катнашучылар ТКХ өлкәсендә эшләүчеләрнең имиджын үстерү буенча эшләргә кирәклеге хакында да искәртеп уздылар. Моның өчен халык арасында да, массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә актив эш таләп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 2030 елга кадәр шәһәрне социаль-икътисади үстерү стратегиясен эшләү кысаларында тематик мәйданнар уза. Чакырылган экспертлар тармак буенча проблемалы мәсьәләләр хакында фикер алыша һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итә.