Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) “Альметьевское ПОПАТ” ААҖ һәм “Әлмәт троллейбус идарәсе” МУП буенча 2 ташучыдан Әлмәт шәһәрендә даими ташу буенча муниципаль маршрутларда җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуларга карата чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү мәсьәләсендә Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан җиткерелгән консолидацияләнгән гаризаны карап тикшерде.
Законнар нигезендә түбәндәге тарифлар билгеләнде:
билетны транспорт чарасы салонында акчага сатып алганда – 20 сум;
юл бәясен озак файдаланыла торган билет белән түләгәндә, 1 мәртәбә бару өчен – 18 сум;
юл бәясен 50 мәртәбә бару өчен озак файдаланыла торган билет белән түләгәндә – 15 сум
Тарифларны арттыру гомуми характердагы инфляция процессларына, шул исәптән: ягулык-майлау материалларына, энергия йөрткечләргә, шиннарга һәм запас өлешләргә бәя артуга, хәрәкәт итү составын яңарту таләп ителүгә бәйләп аңлатыла.
Тарифларның уртача артымы 16,7% тәшкил итәчәк.
Законнар нигезендә тарифлар ТР Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керәләр.