1 июньдә Казанда балалар өчен тимер юл сезоны ачылачак

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда Балалар өчен тимер юл эшли башлаячак. 1 июнь көнне барлык кунакларны да бәйрәм чаралары һәм Казанның кече магистрале буйлап поездда гадәткә әйләнгән сәфәр көтә. Бәйрәм көнендә 14 яшькәчә булган балаларга юлда йөрү бушлай булачак.

Быел Балалар өчен тимер юлда 750 артык яшь тимер юлчы җәйге сынауны узачак. Шушы юнәлешле белем бирү бинасы Ижевскидан, Әгерҗедән, Яшел Үзәннән һәм Канаштан балаларны гадәттәгечә кабул итәчәк, алар теорияне җирле мәктәпләр базасында өйрәнә. Беренче мәртәбә аларга Кизнер станциясеннән дә балалар кушылачак.

Тантаналы линейкада беренче курста белем алучыларга яшь тимер юлчы таныклыгын бирәчәкләр, уку алдынгыларын котлаячаклар һәм Балалар өчен “Планетаның сәламәтлеге? Минем кулларда!” халыкара экология конкурсында катнашучыларны, шул исәптән Казанның балалар бакчаларындагы һәм мәктәпләрендәге, үз эшләрен Түбән Новгородка җибәрүче балаларны билгеләп узачаклар. Шулай ук “Иң озын гомер сызыгы” хәйрия акциясе дә узачак.

Быел Яшьләр станциясе вокзалы территориясендә уен мәйданын төзү планлаштырыла.

Тантаналы чара 9.00 сәгатьтә, Юдино бистәсендә башлана, дип хәбәр итә ГТЮ Казан төбәге матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/54081-detskaya-zheleznaya-doroga-v-kazani-otkroet-sezon-1-iyunya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International