Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә каралды:

1. Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы буенча Бөгелмә шәһәрендә даими йөртүче муниципаль маршрутларда автомобиль транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуга карата чик күләмдәге максималь тарифларны килештерү хакында.

Мәсьәлә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International