Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2016 елның 27 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Әлмәт шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуга карата чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында

2. Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Әлмәт шәһәрендә җәмәгать транспортында “Әлмәт пассажирлык автотранспортының җитештерү берләшмәсе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан шәһәр яны юнәлешендәге җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуга карата чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында

3. “Чаллы Яр Инвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., Чаллы Яр поселогының” “Яр” микрорайонындагы “Яр буе” торак районының 21-25 санлы 20 фатирлы 5 катлы торак йортлар”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

4. “Чаллы Яр Инвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш., Чаллы Яр поселогының” “Яр” микрорайонындагы “Яр буе” торак районының 21-25 санлы 20 фатирлы 5 катлы торак йортлар”ны “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында

5. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “ТР Алабуга ш. 4-5 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән 4-5-3 күпкатлы торак йорт”ны “Алабуга су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

6. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “ТР Алабуга ш. 4-5 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән 4-5-3 күпкатлы торак йорт”ны “Алабуга су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

7. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015 елның 27 ноябрендәге “2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, салкын суны транспортлауга һәм агып төшүче суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында” №10-32/кс карарына үзгәрешләр кертү турында”.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International