Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна идарәсе капиталь төзелеш объекты – “Мәүлетов ур., 5 буенча төзелә торган “Kazan International School” бинасының яңа блогы”н “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына аерым тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
2. “Уңайлы торак” торак төзелеше компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Яшьлек пр. буенча 64 микрорайондагы торак комплексы. №1 һәм №3 күпкатлы торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Уңайлы торак” торак төзелеше компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Яшьлек пр. буенча 64 микрорайондагы торак комплексы. Җәмәгатьчелек билгеләнешендәге биналары кертеп төзелгән №2 күпкатлы торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
4. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “ТР Чаллы ш. 21-24 комплексындагы (Чәчәкле бульвары), мәйдан эче инженерлык челтәрләре белән һәм территориясен төзекләндереп, торак булмаган билгеләнештәге биналары кертеп-янкорма итеп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.