Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна идарәсе капиталь төзелеш объекты – “Мәүлетов ур., 5 буенча төзелә торган “Kazan International School” бинасының яңа блогы”н “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына аерым тәртиптә тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

2. “Уңайлы торак” торак төзелеше компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Яшьлек пр. буенча 64 микрорайондагы торак комплексы. №1 һәм №3 күпкатлы торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

3. “Уңайлы торак” торак төзелеше компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Чаллы ш. Яшьлек пр. буенча 64 микрорайондагы торак комплексы. Җәмәгатьчелек билгеләнешендәге биналары кертеп төзелгән №2 күпкатлы торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

4. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “ТР Чаллы ш. 21-24 комплексындагы (Чәчәкле бульвары), мәйдан эче инженерлык челтәрләре белән һәм территориясен төзекләндереп, торак булмаган билгеләнештәге биналары кертеп-янкорма итеп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны “ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International