Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 2016 елның 23 апрелендә гомуми шәһәр өмәсендә катнашты. Җыештыру эшләре ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына янәшә урнашкан территорияләрдә барды. Моннан тыш, биналар да генераль җыештырылды, тәрәзәләр юылды, кабинетлар тәртипкә китерелде, рекреацияләр яшелләндерелде.
Тулаем алганда гомумшәһәр өмәсе Казанның бөтен районнарында узды, аңа 50 меңнән артык шәһәрле кушылды. Иң активларга махсус бүләкләр бирелде, иң күп чүп җыючы казанлыларга велосипедлар һәм походка йөри торган палаткалар тапшырылды.