Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2016 елның 22 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Энергосистема” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

2. “Вектор-С” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Новаторлар ур., 2Г буенча офислар һәм ДДУ кертеп төзелгән 19 катлы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

3. “Вектор-С” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Новаторлар ур., 2Г буенча офислар һәм ДДУ кертеп төзелгән 19 катлы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International