Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге № ПУ-1111 Указын үтәү максатында беренче тапкыр Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең электрон мактау тактасы булдырылды.
Электрон мактау тактасына тел-теш тидермәслек һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен һәм хезмәт вазифаларын намуслы үтәүче хезмәткәрләр кертелә.
2015 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Электрон мактау тактасына югары һөнәри югарылыкка ирешкән 15 дәүләт хезмәткәре кертелде. Алар арасында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Шакирҗанова Ильвира Хәмит кызы да бар. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы Ильвира Хәмит кызын чын күңелдән тәбрик итә һәм алга таба эшендә уңышлар тели.
Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында, “Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт” бүлегендә урнаштырылган (http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta).