2016 елның 8-10 июнь көннәрендә Мәскәүдә “2016-2017 елларда электр һәм җылылык энергетикасы базарлары үсешенең яңа этабы. Яңа законнар кысаларында базарларда катнашучыларның нәтиҗәле эшчәнлеге һәм үзара хезмәттәшлеге” 3 нче гамәли семинарларның 21 нче Бөтенроссия сериясе булачак.
Докладлар белән Россия Энергоминистрлыгы, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре, Россиядәге энергетика компанияләреннән белгеч-гамәлчеләр чыгыш ясаячаклар.
8 июнь, 2016 ел, Мәскәү ш., Бөтенроссия Семинары № 1
"2016-2017 елларда электр энергиясенең берәмтекләп сату базары: РРЭ карата бәя билгеләү механизмын камилләштерү. Файдаланылмый торган челтәр куәтләрен кыскарту. Резервлана торган куәткә түләү. Яңа законнар шартларында үзара мөнәсәбәтләр: Генерация-Челтәрләр-Сату-Кулланучы. РРЭ түләү дисциплинасын ныгыту ".
Чараның максаты: Россия Энергоминистрлыгы вәкилләре тарафыннан электр энергетикасы турындагы законнарга кертелгән барлык яңа үзгәрешләр һәм яңа нормаларны гамәлдә куллану аспектлары турында аңлатмалар бирү.
9 июнь, 2016 ел, Мәскәү ш., Бөтенроссия Семинары № 2
"2016 елда тарифларны җайга салу һәм 2017-2018 елларда дәүләти җайга салу органнарының бурычлары. Электр энергиясе базарында катнашучыларның эшенә карата юридик сораулар. Электр һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендәге шартнамәләр буенча суд тәҗрибәсе ".
Чараның максаты: Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, Россия Федерациясенең Югары суды вәкилләре тарафыннан тарифларны җайга салу өлешендә законнарга кертелгән барлык яңа үзгәрешләргә, яңа нормаларны куллануның хокукый һәм юридик аспектларына аңлатмалар бирү.
10 июнь, 2016 ел, Мәскәү ш., Бөтенроссия Семинары № 3
"Электр челтәрләренә технологик тоташтыру: ТТ оештыруның тәртибен үзгәртү. Мөрәҗәгать итүченең финанс җаваплылыгын кертү. Ихтыяҗ ителмәгән куәт өчен түләү (резерв өчен түләү). Электр энергетикасы өлкәсендә монополиягә каршы җайга салу ".
Чараның максаты: Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләреннән, тармактагы бәйсез экспертлардан электр челтәрләренә технологик тоташтыруның гамәли аспектларына, законнар базасындагы иң соңгы һәм кертелергә планлаштырылучы үзгәрешләргә багышланган тулы бер көн.
Семинарлар предприятиеләрнең җитәкчеләренә, электр челтәрләре идарәләренең һәм департаментларының, энергия ресурсларыннан файдаланучы предприятиеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, генерацияләү предприятиеләренең, гарантияле җиткерүчеләрнең һәм энергия сатучы компанияләрнең, җылылык челтәрләренең һәм җылы белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчеләренә юнәлдерелгән.
Үткәрелү урыны: Мәскәү ш., Измайловское шоссе, 71, “Измайлово” кунакханәсе, “Вега” корпусы, Бизнес-үзәкнең конференцияләр залы, 3 кат (“Партизанская” метро ст.).
Тел.: (495) 589-06-82, 589-06-84
E-mail: energo-r@inbox.ru
ICQ: 635-332-474
Сайт: www.Energoreshenie.ru