Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. “Энергосистема” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.

2. “Вектор-С” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Новаторлар ур., 2Г буенча офислар һәм ДДУ кертеп төзелгән 19 катлы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

3. “Вектор-С” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Новаторлар ур., 2Г буенча офислар һәм ДДУ кертеп төзелгән 19 катлы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International