2016 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында ТР ТДК Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Иҗтимагый совет җитәкчесе Н.Борознов җитәкчелегендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Су каналы” МУП инвестиция программасының үтәлеш нәтиҗәләре хакында.
2. Татарстан Республикасында төрле дәрәҗәле куәтләр (НН, СН-1, СН-2 һәм ВН) өчен электр энергиясен тапшыру буенча тарифларның дәрәҗәләренә Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән чагыштырып анализ ясау.
3. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2015 елның 04 декабрендәге Йөкләмәләр исемлегенең 1.2 п. “киләсе 5 елга Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) тармак стратегиясен һәм үсеш стратегиясен эшләүне һәм раслауны тәэмин итү”не башкару кысаларында Татарстан Республикасында тарифлар билгеләүнең нәтиҗәле механизмнарын үстерү стратегиясен алып бару турында фикер алышу.
4. Төрлесеннән.
4.1. Альтернатив бәя һәм икътисади рента концепциясенең чаралар планы турында фикер алышу.
4.2. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тәкъдим иткән затларны Дәүләт комитеты карамагындагы Иҗтимагый совет составына кертү турында.