Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Россия Федерациясенең 2012 елның 04 маендагы 442 номерлы карары белән расланган Электр энергиясенең берәмтекләп сату базарлары функцияләвенең төп нигезләмәләренең (алга таба – Төп нигезләмәләр) 16 пункты нигезендә
«РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ электр энергиясен кулланучыларга түбәндәге мәгълүматны җиткерә:
1. Электр энергиясенең берәмтекләп сату базарлары функцияләвенең төп нигезләмәләренең 15 пунктындагы 8 абзацы нигезендә «Татэнергосбыт» ААҖ Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетына,
«РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖнең түләү буенча йөкәмәләрне тиешенчә үтәмәве аркасында, «Татэнергосбыт» ААҖ белән «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ арасында төзелгән энергияне саклау турында шартнамәсен үтәүдән баш тартуы турында хәбәр итте:
- 01.01.2014 № 1018Э «Радиоприбор» Әлмәт заводы» ААҖ объектларына карата;
- 01.06.2012 № 1851Э ЭС «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» АҖ объектларына карата;
- 01.06.2012 № 007Э ЭС «Кулланма оптика дәүләт институты» ФҖБ» ААҖ объектларына карата; »
- 01.06.2012 № 429Э ЭС В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» ФҖБ ААҖ объектларына карата;
- 01.03.2013 № 442Э ЭС «Казан вертолет заводы» гаммәви акционерлык җәмгыяте объектларына карата.
2. «Татэнергосбыт» ААҖ – гарантияле җиткерүче, энергияне кабул итү җайланмалары «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖнең эшчәнлек зонасында урнашкан кулланучыларга хезмәт күрсәтү йөкләмәсен үз өстенә алырга бурычлы.
«Татэнергосбыт» ААҖнең түләү реквизитлары:
|
ИНН 1657082308 КПП 165701001 Р/с 40702810400000002206 в филиале ПАО «АКИБАНК» в г. Казани, г. Казань К/с 30101810300000000916 БИК 049205916 |
|
3. «Татэнергосбыт» ААҖ тарафыннан «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ кулланучыларын хезмәт күрсәтү өчен кабул итү датасы һәм вакыты: 01.05.2016, 00 сәгать 00 минут.
4. «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ кулланучыларына 01.05.2016 көненә 00 сәгать 00 минут өчен исәпкә алу җайланмаларындагы күрсәткечләрне язып алырга һәм күрсәткечләрне алу датасыннан соң 2 айдан да соңга калмыйча гарантияле җиткерүче адресына җиткерергә кирәк, аның шартнамә төзү турындагы тәкъдиме кулланучы тарафыннан Төп нигезләмәләрнең 21 пункты нигезендә кабул ителде, яки башка төрле очракларда – бу күрсәткечләрне кулланучы белән электр энергиясен тапшыру буенча шартнамә төзелгән челтәр оешмасына, ә шартнамә төзелмәгәндә – кулланучының энергияне кабул итү җайланмалары аның электр челтәрләре хуҗалыгы объектларына тоташтырылган челтәр оешмасы адресына җиткерергә кирәк.
5. 2016 елның 1 маеннан башлап 2 айдан да соңга калмыйча кулланучылар белән 01.05.2016 башлап, электр энергиясен (куәтен) аларга сату турындагы шарт белән, электр энергиясен (куәтен) сатуны тәэмин итүче шартнамәләр төзелергә тиеш.
6. Төп нигезләмәләрнең 26 пункты нигезендә, мондый шартнамәләр төзелмәгән очракта, «РТ-Энерготрейдинг» ҖЧҖ кулланучыларының энергияне кабул итү җайланмалары электр челтәрләренә турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган рәвештә тоташтырылган челтәр оешмасы:
аларга электр энергиясен (куәтен) сатуны тәэмин итүче шартнамәләрне төземәгән һәм шул ук вакытта электр энергиясеннән фактта кулланучы затларны ачыклый;
шушы документ нигезендә билгеләнгән тәртиптә электр энергиясен куллануның исәпкә алынмавы турында акт төзи;
шушы документ нигезендә гарантияле җиткерүче тарафыннан кулланучыларны хезмәт күрсәтүгә кабул итү өчен билгеләнгән датадан башлап узып киткән чор өчен электр энергиясенең шартнамәдән башка куллану күләмнәрен исәпләп чыгара;
шартнамә булмыйча электр энергиясен куллануны туктату һәм, электр энергиясен куллану режимын тулысынча чикләү юлы белән, электр энергиясен шартнамә төземичә кулланган зат тарафыннан электр энергиясе күләмнәре өчен түләүне тәэмин итү буенча чаралар күрә.
Электр энергиясен кулланучы зат белән аңа электр энергиясен (куәтен) сатуны тәэмин итүче шартнамә төзелгәч һәм билгеләнгән тәртиптә шартнамә төземичә кулланылган электр энергиясе өчен челтәр оешмасы каршында түләү йөкләмәләре үтәлгәч электр энергиясен куллану режимын чикләү бетерелә.