Дару препаратларын берәмтекләп һәм күмәртәләп сатучы предприятиеләрнең, оешмаларның һәм ШЭ җитәкчеләренә!

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) түбәндәгеләр хакында хәбәр итә: “Россия ФТХ 29.01.2010 №СН-466/7 хатны гамәлдән чыгару турында” 31.03.2016 №АК/20989/16 хат белән Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте (Россия МФХ) Россия МФХнең “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару чараларына бәяләрне дәүләти җайга салуны камилләштерү турында” 08.08.2009 №654 Карарын, Гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару чараларына сатып җибәрү буенча җитештерүченең чик күләмдәге бәясен ачыклау методикасын һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары тарафыннан гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару чараларына җитештерүчеләрнең фактта сатып җибәрү бәяләренә күмәртәләп һәм берәмтекләп сатуда чик күләмдәге өстәмә бәяләрне билгеләү методикасын” үтәүгә кагыла торган еш бирелә торган сорауларга җаваплар” 29.01.2010 №СН-466/7 хатын гамәлдән чыгаруы турында хәбәр итә.

Моңа өстәмә Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Дару чаралаына карата бәяләргә берәмтекләп һәм күмәртәләп сату буенча чик күләмдәге өстәмә бәяләрне билгеләү турында" 27.02.2010 №1-33/499 мәгълүмат хатын гамәлдән чыгару турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International