2016 елның 23-24 июнь көннәрендә Сочида “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү предприятиеләренең нәтиҗәле эшендә хокукый аспектлар: шартнамәләр, тарифларда каршылыклар, суд бәхәсләре” темасына Бөтенроссия гамәли семинары булачак.
Семинар кысаларында РФ Хөкүмәте карамагында Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча эксперт советының эш төркеме, РФ Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты карамагында эксперт советы, Россиянең су белән тәэмин итү һәм су бүлү ассоциациясе һәм бизнес-берләшмәләре вәкилләре белән тематик секцияләр һәм мастер-класслар узачак.
Фикер алышу өчен төп мәсьәләләр:
Концессиядә тарифларны җайга салу;
Концессия килешүләрен конкурссыз төзү;
Концессияне федераль бюджеттан финанслау мөмкинлеге;
Түләүләрне “таркату”: бердән берничә түләү документларына күчү;
Туры шартнамәләр буенча суд тәҗрибәсе;
ИО ның РТО каршында түләмәүчеләр өчен яңа җаваплылык төрләре;
Инженерлык челтәрләренең чикләрен билгеләү буенча бәхәсләр;
ТКХ ДМС эше;
2016 елда тарифларны үстерүнең мөмкин булган дәрәҗәсе;
Арттыру коэффициентларын куллану тәртибе;
Төшеп кала торган табышларны хисаплау.
Семинарның максаты: су белән тәэмин итү һәм су бүлү предприятиеләренең эшенә Семинарда алынган гамәли карарларны кертү хисабына чарада катнашучы учреждениеләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру. Семинарның эш нәтиҗәләре буенча делегатларга чараның йомгаклары буенча аналитик материаллар, стенограмма һәм спикерларның презентацияләре тапшырылачак.
Семинарда катнашу шартларын раслау һәм тәгаенләү өчен 2016 елның 30 апреленә кадәр проектның координаторы белән элемтәгә керергә кирәк.
Проектның координаторы: Геркогло Анна Владимировна, тел. +7-499-372-10-39, 8-905-567-14-69,
e-mail: a.gerkoglo@od-group.ru
Семинарны оештыручылар: “Управление ЖКХ” мәгълүмат порталы.
Семинарны үткәрү датасы һәм урыны: 2016 елның 23-24 июнь көннәре, Сочи ш., “Маринс Парк Отель” КК.
Чараның рәсми сайты: www.upravlenie-gkh.ru