Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) 2017 елга электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү максатында түбәндәгеләр хакында хәбәр итә:
җайга салуның узып киткән чираттагы чорыннан соң килүче елның 1 маена кадәр электр энергиясен тапшыручы җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына тарифлар билгеләү турында тәкъдим тапшыралар, ул җайга салынулы оешманың гаризасыннан һәм тарифларны җайга салу өлкәсендәге законнар нигезендә моны дәлилли торган документлардан гыйбарәт. Гариза оешманың җитәкчесе тарафыннан имзалана һәм оешма мөһере белән таныклана.
Электр энергиясен тапшыру буенча эшчәнлек башкаручы оешмалар тапшыра торган гаризаның үрнәге, материаллар исемлеге, шулай ук документларны Дәүләт комитетына тапшыру графигы Тариф кампаниясе/Тариф кампаниясе – 2017/Электр энергиясе бүлегендә урнаштырылган.