Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
2. “Казан Финанс-төзелеш Компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Тунаков ур., 45 адресы буенча торак булмаган биналары терәп төзелгән һәм җир асты автотукталышы булган торак йортлар”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.