Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: “Казан шәһәрендә даими ташуларның муниципаль маршрутлары буенча җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуга карата чик күләмдә максималь тарифлар билгеләү турында” 25.03.2016 №7-4/т карары нигезендә Татарстан Республикасының Юстиция Министрлыгында теркәлде (теркәлү № 3282, 07.04.2016) һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында 2016 елның 7 апрелендә басылып чыкты.
Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуга карата түбәндәгечә тарифлар билгеләнде:
Билетны транспорт чарасы салонында (жетоны метрополитен кассаларында) сатып алганда - 25 сум;
Юл бәсен озак файдаланыла торган билетлар (“электрон янчык”) ярдәмендә түләгәндә, бер тукталыш өчен - 23 сум;
Юл бәясен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә (агымдагы ай дәвамында гамәлдә) – 10 мәртәбә бару өчен 23 сум;
Юл бәясен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә (аерым бер транспорт төре өчен айлык юл билеты) – 50 мәртәбә бару өчен 15 сум.
Законнар нигезендә тарифлар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 10 көн узгач, ягъни 18 апрельдән башлап гамәлгә керә.