Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) түбәндәгеләр хакында хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 22.10.2012 №1075 карары белән расланган Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифларны) җайга салу кагыйдәләренең 13 пункты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.05.2013 карары белән расланган Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә тарифларны җайга салу кагыйдәләренең 14 пункты нигезендә оешма чираттагы җайга салу чорыннан соң килүче елның 1 маена кадәр җайга салучы органга җылы белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына тоташтыру өчен тарифлар (түләү) билгеләү буенча тәкъдимнәр җибәрә.
Җылы белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен түләү Федераль тарифлар хезмәтенең 13.06.2013 № 760-э боерыгы белән расланган Җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) исәпләү буенча методик күрсәтмәләр буенча исәпләп чыгарыла.
Салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен түләү Федераль тарифлар хезмәтенең 27.12.2013 № 1746-э боерыгы белән расланган Салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә җайга салынулы тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләр буенча исәпләп чыгарыла.
Түләүләр тоташтыру өчен тапшырылган заявкалар буенча фаразланган ихтыяҗ нигезендә ачыкланган 2017 елга тоташтыру өчен планлаштырыла торган чыгымнар турындагы фаразланган белешмәләр буенча исәпләп чыгарыла. Тоташтыру өчен фаразланган заявкалар булмаган очракта, түләүне җайга салуның алдагы чорында фактта тотылган чыгымнарны анализлаудан чыгып хисапларга кирәк.
Су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылы белән тәэмин итү системаларына тоташтыру өчен 2017 елга тарифлар билгеләү буенча тариф эшләрен 2016 елның 1 маена кадәр Дәүләт комитеты адресына тапшырырга кирәк.
Тарифларны хисаплау өчен кирәкле материаллар исемлеге Дәүләт комитеты сайтында, “Документлар” – “Җайга салынулы оешмаларга” – “Технологик тоташтыру” бүлегендә урнаштырылган.