Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы автомат түләүләрдән файдалана ала. Әлеге функция файдаланучыга акчаны банк картасыннан автомат рәвештә алынырлык итеп көйләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Банк картасының белешмәләре махсус ышанычлы системада саклана, ул халыкара түләү системаларның, шул исәптән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә.
Хәзерге вакытта түбәндәге автомат түләүләрдән файдаланырга була: Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, ТКХ хезмәтләре өчен түләү һәм мәктәптә туклану картасына акча салу.
ЮЙК бозган өчен штрафларны автомат рәвештә түләү файдаланучының порталдагы шәхси кабинетында сакланган автомобиль буенча көйләнә. ЮХИДИнең белешмәләр базасында яңа штраф турында мәгълүмат барлыкка килү белән, ул шунда ук порталга тапшырыла. Әгәр файдаланучы автомат түләүне көйләп куйган икән, ул чакта штраф автомат тәртиптә, файдаланучыдан башка гына, шәхси кабинетта сакланган банк картасы ярдәменә түләнәчәк. Әлеге функция беркетмә чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штрафны түләгән очракта ташлама барлыкка килгәч аеруча актуальгә әйләнде.
50 процентлы ташлама белән түләүне күздә тотучы штрафлар автомат түләүләр ярдәмендә тулы күләмдә түгел, ә ташламаны исәпкә алып түләнә. Шулай итеп, артыгын түләү мөмкин түгел. Моннан тыш, автомат түләү штрафны ташлама белән вакытында – ул барлыкка килгәннән соң беренче көннәрдә үк, ташлама вакыты гамәлдә булган чорда түләү мөмкинлеген бирә.
Көйләү өчен соңгы айда портал аша уңышлы гына түләүләр үткәрелгән банка картасының белешмәләрен күрсәтергә яки хәйрия түләүләрен үткәреп, яңа картаны “бәйләп” куярга кирәк. Шулай ук файдаланучы автомат тәртиптә алынырга мөмкин булган иң зур сумманы, автомат түләүләрнең гамәлдә булу вакытын һәм автомат түләүне өч көнгә соңарып түләү шартын күрсәтә ала.
Әгәр дә түләү өчен “Ак Барс” Банк картасы файдаланыла икән, ул очракта түләүләр буенча комиссия алынмый. Әгәр башка банк картасы файдаланылса, комиссия 2 процент күләмендә алына.
ТКХ хезмәтләре буенча автомат түләү фатирның лицевой счеты буенча көйләнә. Әгәр билгеләнгән (ирекле) суммага автомат түләү көйләп куйсаң, файдаланучы тарафыннан билгеләнгән сумма үзе билгеләгән датада ай саен алынып барылачак.
Түләүләр буенча автомат тәртиптә түләү ТКХ ДМС белән хезмәттәшлек итүче идарәче оешмаларның лицевой счетлары өчен файдаланыла ала. Әлеге идарәче оешмалар хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләр исәп-хисап фактурасындагы суммага туры килә торган суммада автотүләү билгели ала. Идарәче оешма тарафыннан исәп-хисап фактурасы бирелгәннән соң файдаланучыга фатир өчен түләү суммасы турында СМС-хәбәр килә, түләү файдаланучы катнашыннан башка, сакланган банк картасы ярдәмендә автомат тәртиптә алына.
Көйләү өчен соңгы айда портал аша уңышлы гына түләүләр үткәрелгән банка картасының белешмәләрен күрсәтергә яки хәйрия түләүләрен үткәреп, яңа картаны “бәйләп” куярга кирәк. Шулай ук файдаланучы автомат тәртиптә алынырга мөмкин булган иң зур сумманы күрсәтә ала. Әгәр дә фатир өчен түләү суммасы көйләп куелган максималь суммадан артып китсә, түләү үткәрелмәячәк. Шулай ук файдаланучы автомат түләүләрнең гамәлдә булу вакытын һәм автомат түләүне өч көнгә соңарып түләү шартын күрсәтә ала.
Әгәр дә түләү өчен “Ак Барс” Банк картасы файдаланыла икән, ул очракта түләүләр буенча комиссия алынмый. Әгәр дә башка банк картасы кулланылса, фатир өчен түләүләрне ТР дәүләт хезмәтләре порталындагы исемлектә булган исәп-хисап үзәкләренең һәм идарәче оешмаларның счетларына түләгәндә – комиссия алынмый һәм башка идарәче оешмалар өчен 1 процент күләмендә алына.
Мәктәп картасы счетына автомат түләү Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләр тарафыннан ирекле суммага көйләп куела ала. Көйләгәндә мәктәп картасының счетында кала торган минималь сумма күрсәтелә, шул суммага җитү белән автомат түләү башкарылачак.
Әгәр дә түләү өчен “Ак Барс” Банк картасы файдаланыла икән, ул очракта түләүләр буенча комиссия алынмый. Әгәр башка банк картасы файдаланылса, комиссия 2 процент күләмендә алына.
http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/04/498318/