Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Казан энергетика компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең энергияне кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.
2. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 1 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
3. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 1 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
4. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 3 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
5. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 3 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
6. “РТЮ” ААҖ филиалы – Җылылык белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Ижевск территориаль кишәрлеге тарафыннан кулланучыларга бирелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.