“2016-2018 елларга ТКХ тармагындагы тарифларны җайга салу. Концессия килешүләре” темасына Бөтенроссия гамәли он-лайн семинар булачак

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 20-21 апрель көннәрендә “2016-2018 елларга ТКХ тармагындагы тарифларны җайга салу. Концессия килешүләре” темасына Бөтенроссия гамәли он-лайн семинар булачак. Семинар ТКХ оешмалары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен һәм андагы белгечләрне нәтиҗәле эшләргә өйрәтүгә, шулай ук законнардагы төп үзгәрешләрне яктыртуга юнәлдерелгән.

2016 елның 20-21 апрель көннәрендә эш программасы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр яктыртылачак:

 - 2016-2018 еллардагы тариф компаниясенең үзенчәлекләре. Законнар чыгару һәм норматив-техник базадагы үзгәрешләр. Гражданнарның түләүләренә карата индекс исәпләп чыгаруның яңа үзенчәлекләре.

 - Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә җитештерү программаларын һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә ремонт программаларын эшләү тәҗрибәсе. Тарифларны озак вакытлы җайга салганда төзәтмәләр кертү буенча хисапнамә, үзенчәлекләр.

 - Коммуналь комплекс предприятиеләренең инвестиция программаларын эшләү тәҗрибәсе. Тарифларны озак вакытлы җайга салганда төзәтмәләр кертү буенча хисапнамә, үзенчәлекләр.

 - Озак вакытлы җайга салу чорының икенче елындагы тариф компаниясенең үзенчәлекләре. Җайга салучыга документлар тапшыру. Хисапнамә. НВВ төзәтмәләр кертү.

 - Концессия килешүләре. Законнар чыгару һәм норматив-хокукый база.

 - Коммуналь инфраструктура системасын техник яктан тикшерү кагыйдәләре.

 - Концессионерга биремнәр һәм конкурс документлары эшләү. Озак вакытлы җайга салу параметрларын хисаплау, Җайга салучы белән  ике арадагы мөнәсәбәтләр.

- Концессия килешүе проектын әзерләү. Хаталарны анализлау, мәгълүмат әзерләү үзенчәлекләре.

Бу чара тармак министрлыкларындагы, муниципаль хакимият органнарындагы һәм ТКХ оешмаларындагы җитәкчеләргә һәм белгечләргә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә нәтиҗәле эшләүнең төп мәсьәләләрен аңларга мөмкинлек бирәчәк.

Тулырак мәгълүматны проектның җитәкчесе Владимиров Сергей Андреевичтан алырга була, тел. 8-925-862-55-83, +7(495)642-46-18 e-mail oookreon@mail.ru

Семинар программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International