Казан шәһәренең Фучик һәм Зорге урамнары кисешендәге метро станциясенә “Имәнлек” (“Дубравная”) атамасы бирелде

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Метрополитенның Фучик белән Зорге урамнары кисешендәге беренче линия станциясенә рәсми рәвештә “Имәнлек-Имәнлек”  атамасы бирелде. Бу хактагы мәгълүмат Башкарма комитетның 28.03.2016 №1158 карарында бастырылган.

Казанның Идел буе районында төзелүче метро станциясенең атамасы Имәнлек урамы янәшәсендә урнашканга күрә килеп чыга. “Җиңү Проспекты”ннан соң килүче “Имәнлек” станциясе Казанның көньяк-көнчыгышында, Горки-3 районында, Рихард Зорге урамы буенча Юлиус Фучик урамы белән кисешкән урында урнашачак.

Станциядә баскычлы ике җир асты вестибюле һәм җәяүлеләр өчен урам астыннан чыгу юллары проектланган. Станция артыннан әйләнгеч тыкрыклар корылачак. “Җиңү Проспекты” белән “Имәнлек” арасындагы аралык Казан метросындагы иң кыскасы (930 метр) булачак, бу киләчәктә станциядә күчеп утыру планлаштырылганга бәйле.

“Имәнлек” станциясе “Казметрострой” ААҖ тарафыннан 2014 елда төзелә башлады. Аны 2016 ел азагында төзеп бетерү планлаштырыла.

http://www.kzn.ru/news/53100-stantsii-metro-na-peresechenii-ulits-fuchika-i-zorge-v-kazani-prisvoeno-naimenovanie-%C2%ABdub

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International