Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Казан энергетика компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең энергияне кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.

2. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 1 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

3. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 1 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

4. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 3 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

5. “Компроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – “Казан ш., Совет районының “Якты алан” М-1 торак комплексының 3 микрорайонындагы 1-14 корпуслы торак йорт”ны Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.

6. “РТЮ” ААҖ филиалы – Җылылык белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Ижевск территориаль кишәрлеге тарафыннан кулланучыларга бирелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International