Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташу өчен чик күләмдә иң югары тарифлар билгеләү хакында.

2. “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” акционерлык җәмгыятенең энергияне кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү хакында.

3. “РИТЭК” акционерлык җәмгыятенең энергияне кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын билгеләү хакында.

4. “КФУ университет шәһәрчеге” торак-төзелеш кооперативы объекты – “КФУ университет шәһәрчеге” коттедж бистәсе”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

5. “КФУ университет шәһәрчеге” торак-төзелеш кооперативы объекты – “КФУ университет шәһәрчеге” коттедж бистәсе”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

6. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять объекты – “Әлмәт ш., Р.Галиев ур., 29 й. адресы буенча урнашкан, Әлмәт ш. К/4.11-4 кишәрлегендәге “Алсу” мкр. котельные янкорма итеп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны “Әлмәт Су каналы” акционерлык җәмгыятенең  үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

7. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять объекты – “Әлмәт ш., Р.Галиев ур., 29 й. адресы буенча урнашкан, Әлмәт ш. К/4.11-4 кишәрлегендәге “Алсу” мкр. котельные янкорма итеп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны “Әлмәт Су каналы” акционерлык җәмгыятенең  үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

8. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында.

Барлык карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International