Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, “Казан шәһәрендә даими ташуларның муниципаль маршрутлары буенча җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташуга карата чик күләмдә максималь тарифлар билгеләү турында” 25.03.2016 №7-4/т карары нигезендә, Казан шәһәрендә пассажирларны һәм багажны җәмәгать транспортында ташу буенча югалтуларсыз дәрәҗә тәэмин итә торган бердәм тарифлар билгеләде, түбәндәге күләмнәрдә:
Билетны транспорт чарасы салонында (жетоны метрополитен кассаларында) сатып алганда - 25 сум;
Юл бәсен озак файдаланыла торган билетлар (“электрон янчык”) ярдәмендә түләгәндә, бер тукталыш өчен - 23 сум;
Юл бәясен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә (агымдагы ай дәвамында гамәлдә) – 10 мәртәбә бару өчен 23 сум;
Юл бәясен озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә (аерым бер транспорт төре өчен айлык юл билеты) – 50 мәртәбә бару өчен 15 сум.
Пассажирларны автобусларда ташу тарифларын арттыру гомуми характердагы инфляция процессларына бәйле, шул исәптән: ягулык-майлау материалларына, энергияйөрткечләргә, шиннарга һәм запас өлешләргә бәяләр артуга, шулай ук хәрәкәт итү составын яңарту зарурлыгына бәйле.
Җир өстендәге электр транспортына һәм метрополитенга тарифларны арттыру түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:
хәрәкәт итүче состав өчен дә, технологик җайланмалар һәм энергетика хуҗалыгы өчен дә электр энергиясенә тарифлар, ягулыкка һәм ягулык-майлау материалларына, запас өлешләргә, төеннәргә һәм агрегатларга бәяләр арту; гомуми характердагы инфляция процесслары.
Тарифларның уртача артымы 16,9 % тәшкил итәчәк.
Законнар нигезендә тарифлар Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.