Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 27-29 апрель көннәрендә Кырым Республикасында, Алушта шәһәрендә “2016-2018 елларның тариф компаниясендәге үзгәрешләр һәм КФЙ хезмәт күрсәтү буенча ТКХ оешмаларының нәтиҗәле эшчәнлеге турында” бөтенроссия семинар-практикумы узачак.                                                                                                               

     Андагы төп темалар:

  1. Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә җитештерү программаларын эшләү тәҗрибәсе.
  2. Коммуналь комплекс предприятиеләренең инвестиция программаларын эшләү тәҗрибәсе.
  3. Озак вакытлы җайга салу чорының икенче елындагы тариф компаниясе үзенчәлекләре.
  4. Концессия килешүләре. Законнар чыгару һәм норматив-хокукый база. Коммуналь инфраструктура системасын техник тикшерү кагыйдәләре.
  5. 2015 ел өчен РФ Югары судының суд тәҗрибәсенә күзәтү. Россия Төзелеш министрлыгының актуаль Боерыклары һәм Хатлары турында фикер алышу, аларны тормышка ашыру юллары һәм ысуллары (№761/пр, №937/пр, №40438-ОЛ/04,  № 966-ОД/04 һ.б.).
  6. КФЙ белән идарә итү, аларны карап тоту һәм агымдагы ремонтлау буенча эшләрнең һәм хезмәтләрнең исемлеге. Гомуми милек белән идарә итү, аны карап тоту һәм ремонтлау буенча эшчәнлекне җайга сала торган норматив-хокукый актлар.
  7. Күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлегенең һөнәри стандартлары. Идарәче оешма персоналына карата таләпләр. 2016 елның 1 июленнән башлап һөнәри стандартлар куллануның мәҗбүрилеге.

Семинарның авторлары һәм алып баручылары: Гиличинская Ольга Львовна – “ИТЦ Энергоэффект” ҖЧҖ директоры урынбасары, тармактагы эш стажы – 30 ел, Тула өлкәсенең Тарифлар комитеты карамагындагы эксперт советы әгъзасы, ТЭК һәм ТКХ өлкәсендә өйрәтү семинарларын үткәрү стажы – 20 ел.

Полыганов Сергей Владимирович – “Союз Коммунальных предприятий” эш бирүчеләрнең гомумироссия тармак берләшмәсе вице-президенты; Россия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалыгында һөнәри квалификацияләр буенча совет әгъзасы; ТКХ ҺКС һөнәри квалификацияләрне бәяләү системасының баш эксперты; лицензия комиссиясе рәисе урынбасары; “ЭКСПЕРТЖКХПОРТАЛ” МАС ҖЧҖ генераль директоры, www.expertgkh.ru.

Уздырылу урыны: Кырым Республикасы, Алушта ш., Перекопская ур, 20/2 й.,  парк-отель “Porto Mare”

Оештыручы: “Центр межрегиональных коммуникаций ЮКА” ҖЧҖ, проектның координаторы – Мишуковская Рәфидә Янмурзаевна, кесә тел.: 8 978 786 91 03, эл.почта  cmk.uka1@gmail.com

Семинар программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International