Казанның берничә автобусында сынап карау рәвешендә Wi-Fi тоташтырылды. № 10 “Серов ур. – Ак.Губкин ур.”, № 22 “Можай ур. – Ферма-2 торак массивы”, № 54 “Елга порты – Гаврилов ур.” маршрут автобусларындагы пассажирлар әлеге хезмәтне бәяли алачак. Һәр маршрутта Wi-Fi хезмәте берәр автобуста җибәрелде.
Якын киләчәктә – 28 марттан башлап – Wi-Fi хезмәтен шулай ук № 35 “Г.Тукай мәйданы м.ст. – Гаврилов ур.” маршрут автобусында да тоташтыру планлаштырыла. Бушлай үткәргечсез интернеты булган автобусларны шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунак булып килүчеләр “Free Wi-Fi” язулы ак-яшел наклейкасыннан белә алачак.
http://www.kzn.ru/news/53030-v-kazanskih-avtobusah-v-eksperimentalnom-rezhime-zarabotal-wi-fi