Казанның шәһәр яны поездларында Пассажирлар көнен билгеләп узачаклар

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

25 мартта шәһәр яны поездларыннан файдаланучы казанлылар Пассажирлар көнен бәйрәм итүдә катнашачак. Бу көнне алар тимер юл транспорты буенча үзләренең барлык тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җиткерә, белгечләргә сорауларын бирә алачак.

Пассажирлар көне пассажирларга транспорт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыру һәм тимер юл транспорты хезмәтләреннән файдаланучылар белән ике арадагы элемтәләрне җайга салу максатында үткәрелә. Белгечләр пассажирлык комплексы эше турында кайтавазлар алачак, һәм зарурлык булганда – теге яки бу чараларны күрү мөмкин булачак. Пассажирларның сорауларына “Содружество” шәһәр яны пассажирлык компаниясе хезмәткәрләре, шулай ук “РТЮ”ААҖ төрле вазифаи бүлекчәләрендәге вәкилләр җавап бирәчәк.

Бу көнне чаралар тимер юл вокзалларында да, шәһәр яны поездларында да үткәреләчәк, дип хәбәр итә ташучы компаниянең матбугат хезмәте. Казаннан 07:50 сәгатьтә кузгалып, Нократ Аланына 11:00 сәгатьтә килеп җитә торган Казан-Сосновка (№6422); Канаштан 15:05 сәгатьтә кузгалып, Умарыга 15:56 сәгатьтә килеп җитә торган Канаш-Казан (№ 6358) поездларыннан, шулай ук башка поездлардан файдаланып, Пассажирлар көнен бәйрәм итүдә катнашырга мөмкин. Пассажирлар көнен бәйрәм итүдә катнашучы поездлар һәм вокзаллар турында тулырак мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан карарга мөмкин.

http://www.kzn.ru/news/53028-v-kazanskih-prigorodnyh-poezdah-otprazdnuyut-den-passazhira

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International