Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирларны һәм багажны даими ташу өчен чик күләмдә иң югары тарифлар килештерү хакында.
2. “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” акционерлык җәмгыятенең энергияне кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү килештерү хакында.
3. “РИТЭК” акционерлык җәмгыятенең энергияне кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын килештерү хакында.
4. “КФУ университет шәһәрчеге” торак-төзелеш кооперативы объекты – “КФУ университет шәһәрчеге” коттедж бистәсе”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
5. “КФУ университет шәһәрчеге” торак-төзелеш кооперативы объекты – “КФУ университет шәһәрчеге” коттедж бистәсе”н Казан шәһәренең “Су каналы” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
6. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять объекты – “Әлмәт ш., Р.Галиев ур., 29 й. адресы буенча урнашкан, Әлмәт ш. К/4.11-4 кишәрлегендәге “Алсу” мкр. котельные янкорма итеп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны “Әлмәт Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
7. “ДОМКОР” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять объекты – “Әлмәт ш., Р.Галиев ур., 29 й. адресы буенча урнашкан, Әлмәт ш. К/4.11-4 кишәрлегендәге “Алсу” мкр. котельные янкорма итеп төзелгән күпкатлы торак йорт”ны “Әлмәт Су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карамагына тапшырылды.