Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2016 елның 4 февралендәге “10.12.2015 № 1227/15 Россия МФХ боерыгына карата 1 кушымтага үзгәрешләр кертү турында” № 103-16 боерыгы белән дәүләт эчендә хәрәкәт итү юнәлешендә пассажирларны тимер юлда ташу тарифлары элек күзалланганга караганда зуррак күләмдә индексацияләнде.
“Россия тимер юллары” ААҖ, “Федераль пассажирлык компаниясе” АҖ, “Сахалин” пассажир компаниясе” АҖ, “Якутия тимер юллары” АК” ААҖ тарафыннан ерак бара торган поездлар составындагы плацкарт һәм гомуми вагоннарда, шулай ук 1 класслы вагоннарда ташу турында сүз бара.
Әлеге индексация шулай ук багаж ташу тарифларына да кагыла.